Мамадышта «Аксакаллар шурасы җыены» узды. Аксакалллар шурасы әгъзалары Дусай авылындагы изгеләр каберендә булдылар.
Бер версия буенча, монда изге хаҗдан кайткач вафат булган мөселманнар ята. Икенче риваять буенча, бу-Дусай авылына нигез салучы һәм аның туганының каберләре. Коймага Дусмөхәммәт Хафиз һәм Шәехмөхәммәт исемнәре язылган такта куелган. Дусайда һәм аның тирәсендәге авылларда яшәүчеләр бу урынны саклыйлар: койманы яңарталар, тирә-ягына агачлар утырталар. Аксакаллар Шурасы әгъзалары каберләр янында намаз укыдылар.
Милли тәңгәллекне, уникаль тарихи мирасны саклауга керткән өлешләре өчен өлкәннәргә рәхмәт белдерәм!
Иҗтимагый оешма вәкилләре җомга намазын Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның ата-бабалары туган җире булган Дусай авылындагы мәчеттә укыдылар. Мәчет Нургали Миңнеханов һәм Галимҗан Җиһаншин исемнәрен йөртә. Нургали Миңнеханов шушы авылда туган, балачагын шунда үткәргән. Саба урман хуҗалыгы директоры вазифасында ул мәчет төзелешенә зур өлеш кертә!