Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәсән Шәрәфетдинов үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашкан  Хәсән Шәрәфетдинов үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте. Аныөң йорты янына туганннары, укучылар, авыл халкы  җыелды. Вадим Никитин май аенда Хәсән агага 100 яшегездә очрашабыз, дип вәгъдә биргән иде.Ул сүзендә торды.

Митингта Хәсән ага Бәйрәм уңаеннна чыгыш та ясаган иде. У һәрвакыт матур киенеп, орден- медальләрен тагып бара бәйрәмгә. Аның күкрәгендә бүген ТАСССр ның 100 елллыгы" медале балкый. Район Башлыгы Вадим Никитин юбилярга үзенең изге теләкләрен җиткерде. 

Хәсән Галәветдин улы 1925 елның 2 августында Хафизовка авылында туа. Хезмәт юлын туган авылында төрле эшләрдә башлап, ул, яшьтәшләренең күбесе кебек үк, сугышның иң кызган вакытында – 1943 елның 10 гыйнварында Ватанны сакларга чакырыла. Аның хәрби хезмәте  Арча станциясеннән Ерак Көнчыгышка кадәр дәвам итә. Анда, 39 нчы запастагы укчы полкта, ул кече командирлыкка өйрәнү үтә. Ләкин язмыш башкача хәл итә: Хәсән Галәветдин улы үз теләге белән кавалериягә күчә. Шулай итеп ул Ханка күле буенда яңа формалашкан кавалерия дивизиясенең сугышчысы була. 1943 елның маенда бик мөһим миссия – дивизиягә атлар алу өчен Монголиягә командировкада була. Аннары фронтка бару турында приказ ала. 1945 елга кадәр ул үз дивизиясенең атлы полкында тугры хезмәт итә. 1945 елның июлендә Хәсән Шәрәфетдинов үз часте составында Ерак Көнчыгыш фронтында сугыш хәрәкәтләренә керешә. Җиңүдән соң хезмәт дәвам итте. Часть таркалгач, 1946 елның февралендә ул Ворошилов (хәзерге Уссурийск) шәһәренә килә, анда радист итеп билгеләнә. Бары тик 1948 елның мартында гына, 5 ел узгач, солдат туган авылына кайта ала. Хәсән Галәветдин улының тыныч тормышы лаеклы ялга чыкканчы намус белән эшләгән колхоздагы хезмәтенә багышлана. Аның батырлык, ныклык һәм фидакарь хезмәт белән тулы тормыш юлы-барыбыз өчен дә ачык үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International