Мамадышлылар балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" гә мөрәҗәгать итә алалар

2025 елның 1 августы, җомга

2025 елның 04-14 августында балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» старт ала.

Кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр «кайнар линия»телефоннары буенча белгечләр тарафыннан башкарылачак: «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Саба филиалы: 8(84362)2-44-90 эш көннәрендә 08 сәгать 00 минуттан 12 сәгать 00 минутка кадәр, 13 сәгать 00 минуттан 16 сәгать 00 минутка кадәр.;

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге: 8 800 555 49 43

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International