Мамадыш районында Төбәкара клиник – диагностика үзәгенең күчмә мобиль комплексы эшли. Комплексның хәзерге урыны: 1 августка кадәр Шәдче табиб амбулаториясе территориясендә.
Киләсе тукталыш: 4 августтан 8 августка кадәр Тәкәнеш табиблык амбулаториясе территориясендә.
Күчмә мобиль комплекс эше кысаларында белгечләр – кардиолог, невролог, кан тамырлары хирургы, эндокринолог, офтальмолог кабул итә.
Маммография һәм флюорография үткәрү оештырылган. Пациентларны кабул итү алдан язылу буенча алып барыла. Ничек язылырга?
Яшәү урыны буенча медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.