28 июньдә Балтач районының Чепья авылында удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» бәйрәме узачак. Бу бәйрәм күп гасырлык тамырларга ия, язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыра һәм удмурт халкының үзенчәлекле мәдәниятен чагылдыра. Бәйрәм кунаклары традицион җырлар һәм биюләр белән таныша, төрле мастер-классларда һәм конкурсларда катнаша, удмурт ашларыннан авыз итә алачак. "Удмуртлар-ачык күңелле һәм хезмәт сөючән халык. Сез телегезне, гореф - гадәтләрегезне саклыйсыз, бердәм Татарстан гаиләсендә лаеклы урын алып, республика үсешенә зур өлеш кертәсез», - дип билгеләп үтте Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда җәй-Идел буе халыкларының милли бәйрәмнәре чоры. Каравон, Семык, Сабантуй һәм Валда Шинясь узган инде. Алда Гырон быдтон, Уяв, Иван Купала һәм Питрау. Кушылыгыз һәм бу җәйне онытылмаслык итеп уздырыгыз! 😉 #ЛЕТОВТАТАРСТАНДА #АЙДАГУЛЯТЬ