Кыз армиядән 1946нчы елны демобилизацияләнә. Әтисе Николай Филиппов хезмәт армиясеннән кайткач Берсут Пристаненында йорт җиткереп, гаиләсен шунда алып кайткан була. Елизавета анда озак тормый, Андрей үзенең туган ягына Төмән өлкәсенә алып китә.
–Бер йорттта җиде гаилә идек. Андрейның кыз туганнары яулыкларымны да япты, күлмәкләремне дә киде. Бергә бик тату яшәдек,–ди Елизавета Николаевна. Анда элемтә узелында эшкә урнаша. Ике балалары туса да, гомерләре генә булмый. “Кыркып беткәнең син. Шуңа күрә балалар да яшәмәгәндер, ди торган иде ирем,”–дип искә ала ул елларны ветеран. Ире вафат булгач, Мамадышка әйләнеп кайта ул һәм район элемтә узелында эшли башлый. Шуннан пенсиягә чыга. Хәзер инде аңа 90 яшь. Социаль хезмәткәр Гөлнур Сибгатуллина көн дә килеп, ярдәм итеп тора. Туганнары да күп, алар да бик еш шалтыратып, кереп хәлен белеп торалар. Махсус программа буенча барлык уңайлыклы фатир да алды. Бүген өендә акрын гына йөреп тора. Күршеләрендә туган ягыннан да якташлары бар икән. Алар да кереп утыралар. Хәтере һаман да яхшы, күңеле күтәренке әле аның.