Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Компенсация хисапны “тигезләр”
2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Баланы бакчага йөрткән, анда караган өчен 2014 елның 1нче гыйнварыннан ата-аналар түләвенең күләмен формалаштыру механизмындагы үзгәрешләр турында район газетабыз битләрендә аңлаткан идек инде. “Мәгълүмати-методик үзәк” муниципаль бюджет учреждениесенең мәктәпкәчә белем буенча методисты Гөлгенә Нәгыймова игътибарны дәүләтнең адреслы ярдәм күрсәтү чараларына юнәлдерә.
–Балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасында балалар бакчалары өчен ата-аналар түләүләренә яңа адреслы социаль ярдәм билгеләнә. Ул гаиләнең бер әгъзасына кеременең күләменә карап биреләчәк. Әгәр гариза кертүче, “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы федераль закон буенча балалар бакчасы өчен компенсация, адреслы ярдәм чаралары ала, һәр гаилә әгъзасына кереме 20 мең сумнан югарырак түгел икән, өстәмә компенсация билгеләү турында мөрәҗәгать итә ала. Бу–бары Татарстан Республикасында яшәүчеләргә генә кагыла.
Әгәр бала республиканың бер райондагы (шәһәрдәге) бакчасына йөри, ә ата-анасы белән икенче районда пропискада икән, өстәмә компенсацияне бала йөри торган бакчада рәсмиләштерә алалар.
Октябрь аенда районның барлык балалар бакчаларында, ата-аналарга консультация бирүче җыелышлар уздырылды. Аларда компенсация билгеләү тәртипләре, нинди документлар кирәге аңлатылды, истәлек кәгазьләре (памятки) таратылды. Бүгенге көндә балалар бакчаларында социаль яклау бүлеге белгечләре тарафыннан документлар кабул итү бара.
Гамәлдәге законнар буенча, мәктәпкәчә белем программасын тормышка ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында инвалид балаларны, ятим балаларны, әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм балаларны, туберкулез интоксикацияле балаларны караган өчен ата-ана түләүләре алынмый.
Темага
“Балалар бакчаларына чиратны бетерү буенча юл картасы” проекты буенча 2014-2015нче елларда шәһәрнең Төзүчеләр урамында 140 урынга яңа балалар бакчасы төзү каралган. Районда мәктәпкәчә белемнең башка формалары – гаилә балалар бакчалары да үсә. 2013 елның 1нче сентябреннән “Әкият” (№4) (1), Красная Горка (2) балалар бакчалары базаларында 3 гаилә бакчасы ачылды. Аларга 15 бала йөри. Бүген районда 26 бала тәрбияләнүче алты гаилә бакчасы эшли. “Одуванчик” (№1) (6 бала) һәм “Ландыш” (№11) бакчалары каршында да тагын ике гаилә бакчасы ачу планлаштырылды.
Исәп-хисап ясау үрнәген китерәм:
Ике балалы гаиләнең берсе мәктәп укучысы, икенчесе–мәктәпкәчә яшьтә, җан башына уртача керемнәре 10 000 сум тәшкил итә. Бала Мамадыштагы алты көнлек бакчага, ясле төркеменә йөри. 2014нче елның 1нче гыйнварыннан түләү 2532 сум тәшкил итәчәк. Формула буенча исәп-хисап түбәндәгечә булачак: 876,34=2532 х (100–38) – 693,5.
2532 (балалар бакчасы өчен түләү) – 876,34 (өстәмә компенсация) = 1655,66 (компенсацияне исәпкә алып балалар бакчасы өчен түләү). 2013нче елда ата-аналар түләве 1579 сум тәшкил иткәнен исәпкә алсак, бу бала буенча аерма 76 сум 66 тиен килеп чыга.
Ике балалы гаиләдә беренчесе – мәктәпкәчә яшьтә, җан башына уртача керемнәре 10 000 сум. Бала Мамадыштагы алты көнлек балалар бакчасында ясле группасына йөри. 2014нче елның 1нче гыйнварыннан түләү 2532 сум тәшкил итәчәк. Формула буенча исәп-хисап түбәндәгечә чыгачак: 736=2532 х (100 – 60) – 249,2
2532 (балалар бакчасы өчен түләү) – 736 (өстәмә компенсация) = 1796 (компенсацияне исәпкә алып бакча өчен түләү). 2013нче елда ата-ана түләүләре 1579 сум булуын исәпкә алсак, әлеге бер балага аерма 217 сум чыга.
Бүген районда 43 мәктәпкәчә белем оешмасы эшли. Бакчаларга 1795 бала йөри. Шәһәр бакчаларында 1243 бала тәрбияләнә (проект урыннары 899). Тыгызланыш дәрәҗәсе 138 процент тәшкил итә. 66 процент балага мәктәпкәчә белем бирелә.
“Электрон балалар бакчасы” АИСта 695 бала теркәлгән. Шул исәптән: бер яшькә кадәр – 258, бер яшьтән–өч яшькә кадәр – 389, өч яшьтән җиде яшькә кадәр 48 бала (шуларның 38е күченгәннәр).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз