Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Мамадышлылар Гиннесның рекорд китабына керделәр
2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Райондашларыбыз Камил Хисмәтов белән Нургали Гобәйдуллинның исемнәре–Гиннесның рекордлар китабында. Уникаль шәхесләр бар инде арабызда!
Лондонның “Гиннесның дөнья рекордлары “ штаб-фатиры беренче тапкыр гер спорты осталарының Халыкара конфедерациясеннән коллектив рәвештә дөнья рекорды кую турында гаризасын кабул иткән. Һәм менә агымдагы елның 4нче ноябрендә Архангельск шәһәрендә “300 спартанчы” 30 минут буе гер күтәреп, дөнья рекордын куйганнар, данлыклы китапка кертелгәннәр. Аларның сафларында якташларыбыз–гер буенча Халыкара класслы спорт мастеры Камил Хисмәтов белән спорт мастеры Нургали Гобәйдуллин да була.
–Бөтен дөньядан–Италия, Польша, Греция, Россиянең 56 төбәгеннән иң күренекле 300 герче җыелган иде. Спорт комиссары Джек Брокбэнк хөкемдарлык итте. Иң-иңнәр белән янәшә басып гер күтәреп, тарихка кердек. Әлеге вакыйга күңелгә горурлык хисе өсти, яңа җиңүләргә рухландыра,– диләр алар.
Икесе дә үз авырлыкларында, яшь категорияләре арасында беренчелекне яулап, гер спорты осталарының Халыкара конфедерациясенең медальләренә, дипломнарына ия булганнар.
“Гиревой спорт мастеров” дигән журналның соңгы санында Камил Хисмәтовның фотосы белән мәгълүмат та урнаштырылган. “Гер спорты ветераны Эльбрусны буйсындырды” дип исемләнгән мәкалә дә аның турында. “Камил Хисмәтов 4200 метрлы биеклекне буйсындырды. Европаның иң биек ноктасына күтәрелеп кенә калмады, үз авырлыгында 5 рекорд та куйды һәм Эльбрус тавының экстремаль шартларында гер триатлоны чемпионатында шуның кадәр үк беренчелекне яулады. Эльбрус түбәсендә һава дефициты 60 процент тәшкил итә, шкваллы җил, кар, боз. Хәрәкәт итү бик авыр бирелә, кан куера, пульс ешая. Гер күтәрү осталарының Бөек Ватан сугышында Кавказдагы совет сугышчылары-азат итүчеләр истәлегенә багышланган “Эдельвейс” халыкара турнирында катнашучылар беренче Бөтендөнья “Экстрим” олимпиадасында үз көчләрен шулай сынадылар һәм максатларына ирештеләр. “55 кеше арасында мин Татарстаннан берүзем идем. Биш көн буе ярыштык. Биеккәрәк менгән саен суларга һава җитми, кешеләр хушларын җуялар. Медиклар гына аңга китерә. Минем дә баш әйләнә башлаган иде, 15 минуттан экстремаль шартларга ияләштем. 3400, 3800, 4200 метр югарылыкта яхшы нәтиҗәләр күрсәттем. Без киләчәктә 5642 метрлы ноктада ярышырга сүз куештык”,–ди ветеран”,–дип языла анда.
Камил ага киләсе елның февраль аенда Көньяк Американың иң биек ноктасы–Чимборасо вулканында 5000 метр өстә гер триатлоны буенча С.Боливарга багышланган беренче Халыкара турнирында катнашырга җыена. Тиздән Киров шәһәрендә узачак Россия Чемпионатына икесе дә чакыру алганнар. Хәерле юллар, яңа җиңүләр юлдаш булсын!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз