Хоккей уйный чын ирләр

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Кайда ничектер, әмма бездә һәр чараны, спорт өлкәсенә карыймы ул, мәдәният, мәгариф, социаль әһәмияттәгеме, кешеләр күңелендә озак истә калырлык итеп оештыралар. 2013-2014нче елгы хоккей сезонына старт бирүгә багышланган чара да җанатарларның хәтерләренә тирән уелып калыр.


Фейервеклы тамаша
Бозга Мамадышның “Олимп-1997-98” белән Җәлил бистәсенең “Юность” командалары чыкканчы “Олимп” Боз сарае төрле төстәге фейерверк утларына күмелде. Әлеге мизгелләрдән соң рәсми өлештә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов районыбыз хоккейчларына алдагы сезонда уңышлар теләде, “Олимп”ның җанатарлар белән тулы булачагына ышанычын белдерде. “Иң активларны билгеләүгә быел да игътибар кимемәчәк. Сезнең җан атуыгыз уенчыларыбызга бозда көндәшләренә каршы уйнаганда рухи көч биреп торачак,” – диде ул. Узган сезонда иң актив җанатарлар исеменә лаек булган Камил ага Хәсәншин, Валентина Михайлова, Римма Габбасова һәм Алнур Нигъмәтуллинга махсус бүләкләр тапшырылды. Соңыннан Анатолий Петрович сезонны ачылуын белдереп символик рәвештә беренче алканы бозга ташлады.
 Максат – максималь уңыш
Алдагы сезонда районыбыз данын төрле яшьтәге уенчылардан торган җиде команда яклаячак: ир-егетләребез, Олимп-1997-98” һәм “Олимп-1999” (аларның баш тренеры – Ринат Ризванов), “Олимп-2001” (тренеры – Марсель баһаветдинов), “Олимп-2002” (тренеры – Илья Шевяхов), “Олимп-2003” (тренеры – Сергей Соладаев), “Олимп-2005” (тренеры – Ришат Сәйфетдинов), 1996-1999нчы елларда туган кызларның “Олимп” командасы (тренеры –Рөстәм Әхәтов). Моннан тыш 13-14, 11-12 һәм 9-10 яшьлек хоккейчыларыбыз “Алтын алка” уеннарында көч сынашачаклар. Һәр эшкә тотынганчы алга бары тик бер генә максат куела: аны ахыргача сыйфатлы итеп башкару. Уенчыларыбыз да җанатарларны матур җиңүләре белән сөендереләр дип ышанасы килә.
Яңа остазлар килде
Районыбызның хоккей тренерлары рәте ике яңа остаз белән тулыланды. Рөстәм Әхәтов  кызлар командасы белән эшләячәк, балалар бакчаларына йөрүче 80гә якын малайга тимераякта шуу һәм хоккей серләрен өйрәтәчәк.Рамил Фәттахов 2006нчы елгылар командасы тренеры.
Саннар һәм фактлар. Бүгенге көндә “Олимп” Боза сараенда төрле яшьтәге хоккейчыларыбыздан торган сигез команда шөгыльләнә. Аларга 250гә якын бала җәлеп ителгән. Шуларның сиксәнен балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тәшкил итә.
Хөкемдарлар турында
Командалы уеннарда җанатарларның иң сөймәгән кешеләре – хөкемдарлар. Кызганычка каршы, балалар спортында да аларның үз бурычларын намус белән башкарып җитенкерәмәүләре шаһите буласың. Беркемгә дә сер түгел, балалар арасында уздырылган рәсми очрашуларда каршы алучы яктан билгелиләр аларны. Безнекеләргә килгәндә, командаларыбызны ачыктан-ачык яклау дигән нәрсәне сигәнем юк. Без, җанатарлар буларак, бәлки уен бозу кагыйдәләренең асылына төшенеп тә бетмибездер. Ә менә кайбер районнарда, шәһәрләрдә, көндәшләрне батыру өчен җирле хөкемдарлар барысын да эшләргә мөмкиннәр. Миңа “Олимп-1997-98” командасы белән чит төбәкләргә чыгарга туры килә. Ә менә 6нчы ноябрь – Татарстан Конституциясе көнне Актаныш бозындагы башбаштаклыкны моңарчы күргәнем юк иде. Җирле хөкемдарларның безнекеләрне теләсә нинди ысул белән бирелдерүне максат итеп куйганнары очрашуның беренче минутларында ук күренде. Ике период дәвамында алар нинди генә штраф минутлары “уйлап чыгармадылар”. “Олимп” дүрт мәртәбә актанышлыларның бер бишлегенә каршы өчәү уйнады. Бары тик өченче периодта гына аклы-каралы полосалы киемле кешеләр үзләренең хөкемдарлык вазыйфаларын тиешенчә башкардылар.
Соңгы сүз
Агымдагы сезонны “Олимп-1997-98” командасы Сарман районының Җәлил бистәсеннән килгән “Юность” хоккейчыларына каршы уйнап башлап җибәрде. Әлеге очрашуда кунаклар безнең 12 алкага бер белән генә җавап бирә алдылар. Егетләребез икенче уенны Актанышта җирле “Лачын” белән уздырды һәм 7:3 исәбе белән җиңүгә иреште. Узган якшәмбедә исә мамадышлылар Азнакай командасын кабул итте һәм көндәшләрен 9:1 исәбе белән тар-мар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International