Коточкыч агым

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Психологлар, кеше турындагы беренче фикер 38 процент аның тавышы тонына, 55 процент шәхси тойгыларына, бары тик 7 проценты гына әңгәмәдәшнең ни сөйләвенә бәйле, дигән фикергә киләләр. Ә аферистның портреты түбәндәгечә: ул үзенең корбаны белән бервакытта да бәхәс куптармас, киресенчә, аңа булышырга торачак. Яше: 25тән алып 45 яшькәчә, белемле. Алдакчының шәхси “тамгасы” бар. Мисалга, Остап Бендер халыктан акча алуның 400ләп алымын белгән. Принциплар шул ук, әмма схемалары яңартылды.
Күз алдына китерегез: уйнарга яратучы ир хатыныннан яшереп танышларыннан әҗәткә, бер ай эчендә түләү шарты белән, 200 мең сум акча ала. Процентлар белән әлеге сумма 220 меңгә җыела. Бу турыда ул бурычлар язмасына кул куя. Әлбәттә, нотариусның раслаган имзасы куелмый. Бер айдан акча түләнми дә түләнми. Ир заты бары тик процент күләмен генә алып килә, бурычны кайтару срогын тагын бер айга озайтуны сорый. Ростовщик аның “хәленә керә”: “Ничек инде таныш кешегә булышмыйсың?” Яңа ай башланганлыктан ул расписканы яңа дата белән язарга кирәклеген әйтә. Бу очракта иске язу юкка чыгрылмый, заемга бирүчегә бу турыда соравы ничектер  уңайсыз (бәлки ул шатлыгыннан бу турыда уйламыйдыр да).
Бер айдан әҗәтле адәм тагын башын иеп кредит бирүчегә килә:
–Барлык планнарым да җимерелде. Сиңа әлегә бурычларымны түли алмыйм. Бары тик бер үтенечем бар: әҗәткә тагын 200 мең сум биреп тор әле. Бер айдан барлык акчаны да кайтарып бирәчәкмен. Якын көннәрдә “шабашка”га китәм. Акча булачак.
–Бик шәп. Сиңа ышанам мин. Мине дә аңла, аның кадәр сумма юк. Монысы соңгы мәртәбә. Яңа расписка яз. Исәпләп чыгарабыз: 200 мең элеккеге әҗәтең, бүгенгесе – шул кадәр. Ике санны, аларга өстәп процентка җыелган 40 мең сумны кушабыз да, җәмгысе 440 мең сум килеп чыга. Бер айга 440 мең сум бурычка алуың турында язма рәвештә язып калдыр, – дип кредитор өченче распискага да канәгать булып кала.
Ә безнең бурычлы ничек шат! Менә бит, кулга тере акчалар керде! Уен автоматлары сак булыгыз: хәзер барлык акчагызны да отып алам да, әҗәтләремне кайтарачакмын. “Киң күңелле” ростовщикка бу мизгелләрдә элеккеге язмалар буенча да бернинди дәгъвалар юк. Сине ярты сүздән аңлый торган кешегә ничек инде ышанмыйсың?
Күкләрдә йөзү өч айдан тәмамлана: чөнки уенчы соңгы тиеннәренә кадәр оттыра, аның өстенә ышаныч кәгазьләренең дә сроклары чыга. Кредитка бирүче бу вакытта берни дә белмәгән хатын белән җитди сөйләшү уздыра, хәзер проблеманы суд аша гына хәл итәчәге турында вәгъдә итә. “Дамокл кылычы” үзенең таләпләрен куя башлый: әҗәткә бирүче өч бурыч распискасы буенча акчаны кайтарып бирүне сорый. Ул шактыйга җыелырга өлгергән инде: 200, 200 һәм 440 мең, барлыгы 880 мең сум тәшкил итә. Бик кызык килеп чыга бу, шулай бит? Бәйләнерлек урын да юк кебек: кәгазьдә төрле даталар күрсәтелгән, аларны кеше үзе язган, бурычка да алган... Тагын бер нечкәлеге күзгә ташлана: кредитор распискаларны хатыны исеменнән биргән. Әлеге “хезмәт бүленеше”нең дә үзгә бер сере бар. Аларны әле беркемнең дә җиңә алганнары юк икән. Аларның тәфсилләп эшләнгән “реабилитация” планнары барлык очракта да отышка ия. Судларда.
Хөрмәтле укучы, әлеге тарихның нәфис жанрда язылуын читкә алып ташлап, шуны әйтсем килә: акчалата “комбинация”нең чынбарлык схемасы безнең шәһәр белән бәйле. Ирләр ала, хатыннары, ата-аналары һәм туганнары түли. Җитди акчалар әйләнештә йөри. Чын мәгънәсендә – трагедия бу. Кайберәүләрнең гаиләләре җимерелү алдында, кемнәрдер фатирларын саталар, өченчеләре эчкечелеккә бирелеп, үз үзләренә кул салу турында уйлыйлар.
Район башлыгында кабул ителгәннән соң редакциягә өч хатын мөрәҗәгать иттеләр. “Аларның безнең кайгы бәрабәренә баюларына юл куярга кирәк түгел,” – диләр ачы күз яшьләре белән. Алар бер-берләре белән бурыч бирүчегә әҗәтләрен кайтарып бирү турындагы эшләр буенча  рәттән барган өч суд утырышы көнне танышканнар. Араларында иң өлкәне күз яшьләрен яшермәде: “Берни дә юк, ә түләргә кирәк. Барлык сөйләшүләр дә акча турында гына...” Язмыш тарафыннан бәхетсезлек берләштергән хатыннар мондый капкынга үзләре генә эләкмәгәннәренә ышаналар һәм элек әлеге “схема” буенча узганнарның җавап бирүләрен үтенделәр: “Бәлки кемдер полициягә хәбәр итәргә курка, яисә ояладыр. Ә бит безгә бергә мошенниклыкның чын йөзен ачуы җиңел булыр иде.”
“Мин алданырга шатмын...”
Әгәр дә түбәндәге саклану ысулларына ия булсагыз, аферачыларга сезне һәм якыннарыгызны ярык тагарак алдында калдыру җиңел булмаячак.
1.Бурычка акчаны бернинди белешмәләрсез, поручительләрсез, бирүне вәгъдә итүче, начар кредит тарихлы белдерүләргә теләсә нинди финанс кыенлыкларына карамастан, беркайчан да игътибар итмәгез.
2. Бүген күп кенә корпорацияләр, компанияләр клиентларга проблемаларын хәл итү өчен финанс ярдәме тәкъдим итәләр. Аларны эзләре узган гасырның 90нчы елларыннан ук килә инде. “МММ” тарихы һәркемгә таныш. Бушлай сырга ышана күрмәгез.
3. Акчаны милек хокукын ахыргача рәсмиләштермичә, яисә сезгә реаль әйбер тапшырылмыйча, хәтта кыска гына вакытка да бирә күрмәгез.
4.Әгәр почта тартмасы, яисә исәп-хисап счеты гына күрсәтелгән белдерү (уку, эш, дәвалау турында һ.б.) күрәсез икән, акча күчерә күрмәгез. Моның өчен тулы адресның булуы шарт.
Проблемалар юк икән – кредит ал
Бүгенге рекламаны киресенчә шулай дип укырга мөмкин. Статистик мәгълүматларга караганда, россиялеләрнең һәр өченчесе бурычка акча ала. Кабалага төшерә торган шартларга эләгүләрен кешеләр соң гына аңлыйлар. Әле күптән түгел генә  “Кеше һәм закон” телетапшыруында банктан кредитка зур процентлар белән алынган 100 мең сумның ничек 4 миллионга кадәр үсеп җитүе турында сөйләштеләр. Теләсә кайсы банк җиңел генә камыт киертергә мөмкинлеген кешеләр муеннарындагы йөк авырая башлаганнан соң гына беләләр. Хемингуэйның: “Чаңның кемгә атап чыңлаганын сорама...”  Әңгәмәдәшләрем дә: “Бүген без эләктек, иртәгә безнең урында башкалар булырга мөмкин. Әлеге куркыныч агымны туктатырга кирәк,” – диделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International