Татарстанның баш прокуроры мамадышлыларны кабул итте Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 31нче октябрьдә Мамадышта булды һәм халыкны кабул итте.

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның баш прокуроры мамадышлыларны кабул итте

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 31нче октябрьдә Мамадышта булды һәм халыкны кабул итте. Үзенең төп дошманы дип вакытны атады. Кабул итүгә фаразланган ике сәгать вакыт әлбәттә озаккарак сузылды. Район прокуратурасының ул утырган кабинеты янында чират хасил булды. Урта яшьтәгеләрнең күбесе шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте, глобаль проблемалар күтәрүчеләр дә бар иде. Флюра Мөбарәкҗанова күршесеннән/ үз җирен дөресләп бүлеп алу өчен 2008нче елдан бирле көрәшә икән, мәсьәләне 8 тапкыр судта караганнар. Тик ханым бирешергә уйламый, менә бүген республика прокурорын үзен күреп сөйләшергә булган. Бурыч распискалары турындагы тарихның дәвамы да күзәтелде. Безнең республикада беренче санлы булып нинди проблема тора дигән сорауга, алар өчен вак-төякләр булмавы, һәр әһәмиятле гозер-мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмаячаклары турында әйтте. “Ә менә вакыт–дефицит”,–дип тә өстәде ул.

 Чиркәүгә иконалар өстәлде Юкәче авылы чиркәве өч икона белән тулыланды. Аларны Грециядән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов алып кайткан. Ул иконаларны 4нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге һәм христианнарның изге бәйрәмнәреннән саналган Алла Анасының Казан иконасы бәйрәме (керәшеннәрдә ул Казанский дип атала) көнне бүләк итте. Изге Ионн Русский, Спиридон Тримифунт, Пантелеимон-дәвалаучы иконалары храмда үз урыннарын табып, бирегә йөрүчеләргә изгелек рухы сирпеп торыр. Чиркәүдә иртәнге сәгать сигездән келәү әйтелә башлады. Күрше-тирә авыллардан килгән олысы-кечесе аннан соң Хачлар тотып чиркәү тирәли әйләнеп уздылар. Балалар урынсыз калмаслар Агымдагы елның 1нче сентябреннән Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы яңа законы гамәлгә керде. Сишәмбе көнне андагы үзгәрешләргә кагылышлы видеобрифинг уздырылды. Татарстан Мәгариф министры Энгель Фәттахов үзенең чыгышында, республикада 2016нчы елга чаклы мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә булган киеренкелекне киметү йөзеннән, 30850 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзеләчәген ассызыклап үтте. Быел әлеге максатлар өчен 2,2 миллиард сум акча каралган. Киләсе елда әлеге сумма – 5, 2015нче елда 6 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк. Әлеге суммаларның 57 проценты – Россия, калганы – республика бюджетыннан. Бүгенге көндә районыбызда 1,5 яшьтән 7 яшькәчә 1894 (шуның 1243е Мамадышта) бала бакчага йөри. Чиратта 677 бала тора. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә йөрергә тиешле сабыйларның 66,5 проценты гына бакчаларда тәрбияләнә. Урынга кытлык, нигездә, шәһәрдә һәм Красная Горка авылларында. Шушы киеренкелекне бетерү өчен якын киләчәктә ике учреждение төзү күз уңында тотыла. “Төнне – музейда” мамадышлыларга ошады Тарихи ядкарьләр сакланучы музей хезмәткәрләре тәүге мәртәбә эш графикларын үзгәртергә булдылар. 3нче ноябрь көнне алар “Төнне – музейда” акциясе уздырдылар. Бу көнне бирегә соң килүчеләргә иске экспонатлар гына күрсәтелмәде, зур экран, яшьләр комедиясе, кайнар кофе күпчелеккә кафе һәм кинотеатрны алыштырды. Беренче сеанста буш урыннар булмады диярлек. Музейга килүчеләрнең зур өлешен яшүсмерләр тәшкил итте. Импровизацияләнгән кинотеатрдаг тәртип өчен җавап биргән полициянең участок уполномоченные Ислам Байкиев акциягә ата-аналарга да кушылырга тәкъдим итте. Кем беренче чарада катнаша алмаган, алар моны икенчесендә эшли алалар. “Төнне – музейда” акциясе яхшы күркәм традициягә әверелергә ошаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International