Әһәмияте арта бара Узган атнада данлыклы көрәшчебез Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган татар милли көрәше буенча тугызынчы мәртәбә турнир уздырылды. Аны Рафаэль Ясәви улының туган авылы Түбән Ушмада төзелгән спорт комплексы кабул итте. Республика Татарча көрәш федерациясенең спорт календарена кертелмәгән булуга карамастан, бәйгеләрнең әһәмияте югалмады, киресенчә, күтәрелде генә. Бүген аларда республикабызның дистәдән артык районыннан, хәтта Марий-Элдан да яшь көрәшчеләр җыела. Әлбәттә, районыбыз авылларында спортның бу төренә җитди игътибар бирүче мәктәпләр дә читтә калмый. Турнирны ачу тантанасында катнашкан мәртәбәле кунаклар Рафаэль Мөхәммәтшин турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар, аның рухына дога кылдылар. Гаиләсенә дә зур игтибар күрсәтелде. Тормыш иптәше Алсу ханымга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов кыйммәтле бүләк һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Рафэль Ясәви улының сыйныфташы, келәмдәше, бүгенге көндә Түбән Ушма авыл җирлеген җитәкләүче Рафаэль Муллаәхмәтов заманында аларны көрәш келәмнәренә алып килгән, шуның нәтиҗәсендә дан-шөһрәтләргә ирешергә ярдәм иткән укытучы-остазлары Хәлим Сәлимовка да рәхмәт йөзеннән бүләген тапшырды. “Татарстан яшьләре” газетасы мөхәррире урынбасары, милли көрәшне энәсеннән җебенә кадәр белүче Атлас Гафиятов җөмһүриятебезнең атаклы көрәшчеләренә багышлап чыгарган китабын бүләк итте. Бәйгеләргә килгәндә, аларда 1998-2000нче һәм 1993-1995нче елларда туган яшүсмерләр катнашты. Республиканың – җиде, Марий-Элның Бәрәңге районнарыннан, төбәгебезнең 16 мәктәбеннән җыелган 200гә якын көрәшче өч келәмдә бил алыштылар. Араларында инде республика күләмендә дан казанучылары да бар. Безнең Булат Юнысов үзен әле күптән түгел генә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган ярышларда танытырга өлгерде. Кукмарадан Дмитрий Ивановның (ул 13-16 яшьлекләр арасында 70 килограммна авырлыкта җиңүче булды) киләчәге өметле күренә диделәр. Марий- Элдан унсигез яшьлек Арслан Иванов та төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә көндәшләрен үзе белән исәпләшергә мәҗбүр итә бүген. Нәтиҗәләргә күз салсак, пьедсталга күтәрелгән 48 көрәшченең 22сен безнекеләр тәшкил итте. Шулардан Алмаз Сөнгатуллин – 36, Ришат Исхаков – 40, Илназ Димиев – 43, Рөстәм Ханов – 46, Рәсил Вафин – 50, Булат Сабиров – 55, Данис Хәкимов – 70 килограммга кадәрге авырлыкта 1998-2000нче елларда туганнар арасында җиңү яуладылар. Зуррак яшүсмерләрдән мондый уңышка Рафаэль Мөхәммәтшинның улы Рөстәм – 70, Айрат Миннәхмәтов – 75, Фаил Хәйретдинов 80 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында ирештеләр. Рәсми булмаган команда беренчелегендә Мамадыш, Түбән Кама һәм Байлар Сабасы көрәшчеләре беренче-өченче урыннарны бүлештеләр.