Бүген футболның нинди генә төрләре юк: зур футбол, мини-футбол, комда уйный торганы. Кайбер илләрдә рәсми булмаган сазлыкта да спортның әлеге төре буенча бәйгеләр оештыралар. Монысы кыска гына чигенш булды. Бу төр бездә дә популярлык яулады. Атал-уллы Кодыр һәм Руслан Мамоновлар кулы астында бүгенге көндә сиксәнгә якын малай һәм кыз шөгыльләнә. Аның өстенә бүгенге көндә шәһәрдәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче 2008нче елларда туган сабыйлар да спортның әлеге төренә бик теләп йөриләр. Аларның килчәктә оста уенчы булачакларына шик юк. 2004-2006нчы елларда туган унсигез малай да туп тибүнең нигезләрен үзләштерү, серләренә төшенү өчен бер елдан артык тир түккәннәр. Узган атна пәнҗешәмбесендә аларны яшь футболчылар сафын тантаналы төстә кабул иттеләр. Чарада алар ата-аналары каршында үзләренең бушка вакыт уздырып йөрмәгәнлекләрен төрле күнегүләр күрсәтеп, иптәшләрчә очрашу үткәреп дәлилләделәр. Киләчәктә алар Мамадыш данын тап төшермәсләр дип ышанасы килә. Алар өчен узган сезонда төрле турнирларда уңышка ирешкән абый-апалары үрнәк булып тора. Чыннан да, футбол командаларыбыз яулаган үрләр сөенерлек. Быелгы сезонда зурларыбыз Татарстан беренчелегендә икенче урынны яуладылар. 1997нче елларда туган яшүсмерләребез “Күн туп” республика уеннарында, Татарстан укучылар Спартакиадасында, 1996-1997нче елларда туганнар мини-футбол буенча шундый ук уңышка ирештеләр. Унбиш-уналты яшьлек кызларыбыз футзалдан Татарстан һәм Идел буе беренчелекләрен, Татарстан укучылары Спартакиадасын оттылар. Уналты яшьлек кызлар да, малайлар да “Мини-футболны – мәктәпкә” Бөтенроссия программасы кысаларында уздырылган бәйгеләрнең республика этабында җиңүчеләр булдылар. Ә Дзержинск шәһәрендә үткән ярышлардан беренчеләре –икенче, яшүсмерләр дүртенче урыннар белән кайттылар. Әлеге уңышлар яшь футболчыларыбызга килчәктә биек үрләр яулар өчен зур этәргеч булыр дип ышанасы килә.