Көчле беләклеләр уңышы

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Гомумкоманда беренчелегендә өченче урын яуладылар армспортчыларыбыз. Башкалабыз Казанда узган Татарстан беренчелегендә “Олимп”та кул көрәше белән шөгыльләнүче 1998-99нче елларда туган кызлар һәм малайлар командасы әнә шундый уңышка иреште. Венер Гасыймов белән Алинә Галиуллина шәхси беренчелектә пьедесталның югары баскычына күтәрелсәләр, Вероника Имамиева, Елизавета Кулушева, Александр Булашов, Люмила Карпова һәм Александр Булашов икенче булдылар. Команданы ярышларга тренер Илнар Васыйлов әзерләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International