Кызыл тасмалары киселәчәк объектның беренчесе Мамадыш шәһәрендәге Ленин урамында урнашкан. Әле берничә ел элек кенә бу урында авария хәлендәге бина тора иде. Аны биш катлы, барлык уңайлыклары да булган яңа йорт алмаштырды. “Мамадыштөзү” җәмгыяте сафка бастырган йортта 30 гаилә гомер кичерәчәк. Аларны өй туйлары белән тәбрикләп, район башлыгы Анатолий Иванов фатир ачкычларын тапшырды.
Яңа йортлардагы фатирлар яхшы планировкага ия булулары белән аерылып тора. Аларда энергия саклаучы технологияләр кулланылган, шәхси җылыту системасы эшли, санират–техник таләпләр дә төгәл үтәлгән.