27нче Октябрь – Автомобильче көне.

2013 елның 26 октябре, шимбә

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклим. Сезнең хезмәт – безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Сез муниципаль районыбызның икътисади тормышында бәйләүче звено булып хезмәт итәсез. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкә сезгә нык бәйләнгән. Безнең район Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә әйдәүче транспорт артериясе булып тора. Төбәгебездә актив рәвештә юллар төзелә, йөк һәм пассажир транспорты агышы арта бара. Бу сезгә транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.

Барыгызга да бәйрәмегез уңаеннан нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, бәхет-куанычлар теләп калам.

А.П. Иванов

мунициипаль район башлыгы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International