Авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсына йомгаклар ясалды. Әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының оештыру комитеты утырышында кралды. Җөмһүриятебезнең 43 районнан 208 гариза бирелгән була. Шуларның алтысы безнең районныкы. Конкурста катнашучылар авыл җирлегендәге халыкның табигый үсеше, бер кешегә салым һәм салым булмаган керемнәр, кече һәм урта эшмәкәрлек саны һәм башка критерийлар буенча бәяләнде. Җинүчеләр исемлегенәэләккән 104 авыл җирлегенең өчесе Мамадыш районнан. Алар – Красная Горка, Тәкәнеш һәм Уразбахты авыл җирлекләре. Аларга 1әр миллион сум акча биреләчәк. Бу акчалар авыл җирлекләренең матди-техник базаларын ныгыту, төзекләндерү, социаль инфраструктурасын үстәрү һәм башка социаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк.