Чиратсыз, бушлай, барлык уңайлылыклар белән

2013 елның 25 октябре, җомга
Районыбызда 83 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Әле биш кенә ел элек аларның саны ике мәртәбә артык иде. Бүген аларның иң яшенә дә–85. Иске яралар, картлык үз эшен башкара. 
Илебез тарихындагы ул дәһшәтле чор һәрвакыт, бигрәк тә ел саен җиңү көнендә безнең дә җаннарыбызны айкый. Коточкыч вакыйгалар ветераннарның күз алдыннан һаман китми. Ачы хатирәләрне гомер буе күңел түрендә йөрткән бу өлкән буын вәкилләре алдында бурычларыбызны түләп бетердекме әле без?! Ничек түлик?! Әлбәттә, иң беренче чиратта, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, хәлләренә керү юлы белән. Район үзәк хастанәсендә элегрәк тә хөрмәтле ветераннарыбызга игътибар зур булса, хәзер аларга максималь уңайлылыклар тудырганнар. Бүгенге көндә әлеге контингентка махсус өч палата булдырылган. Марсель Гыйлаев, баш табиб урынбасары: –Амбулатор рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр өчен кабул итү бүлегендә, тагын хирургия һәм терапия бүлекләрендә урнашкан андый палаталарда пациентка бөтен уңайлылыклар, санитария-гигиена шартлары тудырылган. Неврология бүлегендәгесендә дә эшләр тәмамлану алдында. Булат Гыйлемханов, хирургия бүлеге мөдире: –Палата гына түгел, туалет та җиһазландырылды. Биредә коляскалы инвалид та үз-үзенә хезмәт күрсәтә ала. Ваннада–душ, янәшәсендә уңайлы урындык, унитаз янында тотынгычлар көйләнгән. Шәүкәт Саттаров, терапия бүлеге мөдире: –Әлеге категория пациентлар безгә интенсив терапия палатасына килә. Анда–дүрт койка-урын. Медицина персоналын чакырту өчен махсус төймә бар. Ашату палатада оештырыла. Өстәмә ашату, медицина препаратлары да каралган. Резерв бар. Әлеге палаталар сыйфатыннан һәркем канәгать. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркаларның кайгыртучанлыгы, мәрхәмәтлелеге дә ветераннар күңелендә яхшы тәэсирләр генә калдыра. 

Наталья Якимова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International