Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан агымдагы елның тугыз аенда Мамадыш районында 40 контроль чара үткәрелде, шул исәптән унысы алкоголь тикшерү буенча. 37 тәртип бозу очрагы (җидесе алкоголь буенча) теркәлде. Закон бозу нигездә продукциянең срогы чыгу, кулланучыга җиткерелергә тиешле мәгълүмат булмау, алкоголь продукциясең билгеләнгән вакыт эчендә генә сатмау фактларына кайтып кала. 23 тикшерү Мамадыш районы прокуратурасы белән берлектә башкарылды.
Кулланучылар өчен “кайнар телефон” линиясе: (8552) 71-43-03, e-mail:chelny@tatzpp.ru, адрес: Яр Чаллы шәџәре, Корчагин бульвары 2А, (10/34А йорт).