Хоккейчылар уйный башлады

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Рәсми сезон ачылмаса да, шәһәребез хоккейчылары инде үзләренең аңа әзерлекләрен тикшерә башладылар. Ришат Сәйфетдинов җитәкләгән 2005нче елда туган малайларыбыз үз бозларында Удмуртиянең Можга шәџәреннән килгән команданы кабул иттеләр. Беренче уенда безнекеләр җиңелүгә дучар булса, икенчесендә мәйдан хуҗалары җиңү яулады. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, кунаклар командасында уйнаучылар безнекеләргә караганда яшьләре буенча зуррак иде. Марсель Баһаветдинов җитәкләгән “Олимп” командасы Кукмара районы башкарма комитеты призына њткәрелгән бәйгеләрдән икенче урын белән кайтты. Ђ зурларыбыз якшәмбе көнне Саба хоккейчылары белән иптәшләрчә очрашу уздырдылар џәм 6:4 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Шунысы игътибарга лаек: команда составында 15-16 яшьлек уенчылар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International