“Ак калфак” чакыра

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

“Ак калфак” татар милли-дини хатын-кызлар оешмасы быелгы сезонда үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Оештыру җыелышында төп эшчәнлек юнәлешләрен билгеләделәр. Мамадыш мәдрәсәсендә (Совет урамы ягыннан подвалга керергә) атнаның алты көнендә төрле түгәрәкләр эшлиячәк.

 Алар 15 сәгать 30 минутта башлана. Дүшәмбе намазга, сишәмбе гарәпчәгә өйрәтү, чәршәмбе халык авыз иҗатын, милли гореф-гадәтләрен барлау, пђнҗешәмбе саен “ак калфак”лыларның гомуми җыелышы, сәламәтлек дәресләре бирү, җомгада Коръән уку, шимбәдә “Оста куллар” түгәрәкләрендә сезне көтәләр. “Татар хатын-кызларың зыялы, күркәм, бар яктан камил шәхесләр итеп күрергә, башкалар белән аралашырга омтылган; яңалыкка, гыйлемгә тартылган, бу хәрәкәткә үзеннән өлеш кертергә теләүчеләрнең барысына да мәдрәсәгә юл ачык, џәркемне ике куллап каршы алабыз!”–ди оешма җитәкчесе Рузалия Ибраһимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International