Каңгылдаша казлар Омарда

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

Казлар үстерә башлады быел Омар мәктәбе. Моңарчы  аларның  озак еллар сыер да тотканнары бар иде инде.  Яңа уку елы башлангач, кырык каз сатып алганнар. Аларга ашханәдә вак бәрәңге, кишер, кәбестә калдыклары пешереп бирәләр. Тәрбияләү техник хезмәткәрләргә билгеләнгән. Бераз симерткәч, суеп итләре укучыларны ашатуга тотылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International