Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, аграр тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.
Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эшкәртү сәнәгате тармагының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын күңелдән горурланабыз.Районыбыз игенчеләре табигать көчләренә каршы тора алдылар, мал азыгы әзерләү һәм урак чорында чыдамлык үрнәкләре күрсәттеләр
Агропромышленность комплексы һәрвакытта да Татарстан Республикасы һәм аерым алганда безнең районыбыз икътисадын үстерүдә мөһим тармакларның берсе булды һәм шулай булып кала да. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең хезмәте һәрчак өстенлекле, хөрмәтле, дәрәҗәле һәм абруйлы булды. Язмышыгызны җиңел булмаган һәм җаваплы эшләргә - фермада, кырда эшләүгә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә хезмәт куюга багышлап, сез районыбыз агропромышленность комплексының бүгенгесен һәм киләчәген билгеләүгә саллы өлеш кертәсез, авыл хуҗалыгын тагын да үстерүгә нигез саласыз, авылларның инфраструктур тәэмин ителешенә ярдәм итәсез.
Хөрмәтле игенчеләр, терлекчеләр эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итегез. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм хезмәтегездә яңа уңышлар телим.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов