Гает намазы Татарстанның барлык мәчетләрендә бер үк вакытта укылачак
Быел Корбан Гаете 15нче октябрьгә туры килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тәкъдиме белән, бәйрәм вәгазе 7.00 сәгать 20 минутта, ә гает намазы 7.00 сәгать 50 минутта укылачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәм намазы барлык мәчетләрдә дә бер үк вакытта укылыр дип көтелә.