Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Районнар башлыкларына, инвесторларга Мамадышта кукурузны бөртеккә игүнең өстенлекләре күрсәтелде
2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
“Арпаның килограммы 6 сумга төшкәндә, кукурузныкы 2 сум гына икән, аның терлекчелекне күтәрүгә хәлиткеч этәргеч бирәсен күреп торасыз. Мөмкин кадәр күбрәк бөртеккә суктырып алып, янчетеп, базга салып куйсагыз, отачаксыз,” – диде республика Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте базасында үткәрелгән республика семинарында.
Районыбызның әлеге хуҗалыгы кукурузны бөртеккә игү белән беренче ел гына шөгыльләнми инде. Быел аны 750 гектардан артык силоска салу, 400 гектар–суктырып алу өчен чәчкән булганнар. Бөртеккә үстерелгәненең дә күп өлеше суктырылган инде.
–Һәр гектардан 50шәр центнер уңыш алабыз,–ди хуҗалыкның баш агрономы Әлфәт Талипов. Бу бит–быелгысы корылыклы, сабан культураларын июнь һәм июль кояшы көйдергән елны!
Ашлык басудан 32 процент дымлылыкта кайта. Бу кадәр массаны ындыр табагында тиз генә киптереп бетереп тә булмый. Шуңа күрә галимнәр һәм министрлык вәкилләре аны янчетеп базга салырга тәкъдим иткәннәр.
–Кукурузны бөртеккә суктыру һәр гектардан азык берәмлеген 1,8 тапкыр күбрәк алырга мөмкинлек бирә. Аны ашатып, сөтне 2,3 тапкыр арттырырга мөмкин. Кукурузның бер гектарына иң күбе 12 мең сумлык чыгым китә. Аның үзкыйммәте башка ашлык культураларына караганда бер ярым тапкыр кимрәк чыга,–ди министр урынбасары Илдус Габдрахманов.
Семинарда катнашучылар “АПК “Азык-төлек корпорациясе” җәмгыятенең тәҗрибә участогында да булдылар. Анда быел кукурузның утыз төрле сорты чәчелгән булган. Министрлыкның бүлек начальнигы Илдус Вәлиев аларның һәркайсыннан нинди уңыш алынуы, үзенчәлекләре белән таныштырды. “АПК “Азык-төлек программасы” үзе силоска кукурузның “РОСС-199”, французлар чыгарган “Дельфин”, бөртеккә “РОСС-140”, “Кубанский-101” сортларын чәчкән булган. Кунакларга кукурузны “ДОН-1500”, “Нәю Холланд”, “Клаас Тукано” комбайннары белән суктырып күрсәттеләр. Кабат терлекчелек комплексында кукурузны янчетеп (плющение) һәм ваклатып базга салу технологиясе күрсәтелде. “Ваклаткач, масса тыгызрак урнаша. Һава калмый, яхшырак һәм озагырак саклана. Массаны ай ярвымнан ашата башларга була. Ике ай тотсаң, тагын да яхшырак. Болай эшләгәндә аның мал организмы тарафыннан үзләштерелү дәрәҗәсе дә күтәрелә,”–диләр галимнәр. Премьер-министр урынбары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хуҗалыкта эшләрнең оештырылышыннан канәгать калды. Башкаларны да кукуруз белән җитди шөгыльләнә башларга чакырды ул.
Кунаклар терлекчелек комплексы белән дә танышып чыктылар. Хуҗалык бүгенге көндә мең сигез йөз баш сыердан кырык ике тонна сөт тапшыра. Киләчәктә сыерлар санын өч мең ярымга җиткерергә исәплиләр.
–Катнаш азык компонентларына рапс, соя һәм ЖМЫХны гына сатып алам. Башкалар бөтенесе үзебезнеке,–ди инвестор Рифат Мотыйгуллин.
Яңа терлекчелек корпуслары да җиткерә башлаган ул. Киләчәкне уйлап эшләгәне күренеп тора.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз