Гаилә елында Мамадыш урамын экзотик ромашкалар бизәячәк

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Гаилә елында Мамадыш урамын экзотик ромашкалар - газанияләр бизәячәк.«Мамадыш ЖКУ» хезмәткәрләре чәчәк түтәлләренә һәм һәркем өчен гадәти булган петунья, бәрхет гөле, сальвия, кебек чәчәчкләрне күчереп утыртырга өлгерделәр дә инде.  Беренче тапкыр урам бизәлеше өчен алиссум кулланылачак. Гомумән алганда, сүз 3 меңнән артык чәчәк турында бара.Бу узган еллардагы кебек.  Ә менә чәчәк локацияләре Совет урамында  һәм Ушма елгасы  аша күпер өстенә эленгән кашпо хисабына өстәләчәк.

Шәһәрне яшелләндерүгә җирле «Яшел ишегалды»предприятиесе үз өлешен кертергә өлгерә. Җәмгыять хезмәткәрләре 20 зәңгәр чыршы, 500дән артык төрле  куаклар утырттылар. Шушы көннәрдә тагын 20 туя һәм 40 япон спиреясы үсентесе утыртырга җыеналар. Агачлар һәм куаклар утырту эшләре көз көне дәвам итәчәк.

Ике предприятие хезмәткәрләре дә мамадышлылардан үсемлекләргә тимәскә, агачларны сындырмаска, чәчәк түтәлләре территориясенә кермәскә сорыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. «Мамадыш ТКУ» төзекләндерү буенча белгеч Олеся Гоман, ул 2014 елдан бирле чәчәкләр белән эшли һәм Кыргызстаннан безгә күченгән, тикшерелгән сортлар белән эш итү уңайлырак булуын таный, әмма быел экспериментлар ясарга карар иттеләр.

- Ел үзенчәлекле, Гаилә елы, чәчәкләр-мәхәббәт һәм дуслыкның иң еш очрый торган символлары. Яңа нәрсә теләдем, - диде Олеся.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International