Кызганычка каршы, бүгенге көндә экологик вәзгыять гади түгел һәм сәламәтлеге какшаган балалар күбәя бара. Һәр бала диярлек яссы табанлы булып туа. Табан бала белән бергә үсә һәм үскән саен формалаша бара.
Дөрес сайланган аяк киеме бу авыруны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк, мондый аяк киемендә аяк киеме кеше йөргәндә, сикергәндә, йөгергәндә кичерә торган көчле йөкләнешләргә түзә.
Балалар өчен ортопедик аяк киеме профилактик һәм дәвалау аяк киеменә бүленә. Еш кына ортопедик салоннарда һәм даруханәләрдә дөрес балалар аяк киеме сатыла, аны ортопедик дип атыйлар.
Ә асылда бу профилактик аяк киеме. Профилактик аяк киеме-ул дөрес балалар аяк киеме, табаннары яшь буенча тиешенчә булган сәламәт балаларга тәкъдим ителгән. Сәламәт бала өчен билгеләнгән дөрес балалар аяк киеме билгеләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: табигый материаллардан эшләнгән, сыгылмалы, тайгак, киң оекбашлы, табанын каерып йөрткән һәм 5-10 мм лы зур булмаган үкчәле аяк киеме;
көйләнә торган каптырма;
каты арткы өлеше һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен супинатор булмаган аяк киеме.
Ә менә дәвалау аяк киеме: антиварус һәм антивальгус аяк киемнәренә бүленә. Антиваруслы аяк киеме аякның варуслы деформациясе вакытында кулланыла, ягъни балада "чалыш аяклылык" («косолапиие») булганда, ә антивальгус , ягъни аяклар эчкә карап тоорганда.
Дәвалау аяк киеме махсус оропедик колодкада эшләнә. Төрле патология өчен үз колодкасы кулланыла. Мәҗбүри таләп - каты арткы һәм каты берцы, ягъни билгеле бер озынлыктагы һәм һичшиксез үкчәле каты ян булу. Эчке кыры озынайтылган антивальгус аяк киеме, антиварус-озынайтылган тышкы кыры белән һәм дәвалау аяк киемендә мәҗбүри шарт бу супинатор булмау.
Үз чиратында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре индивидуаль параметрлары һәм үзлекләре булган дәвалау обопедик аяк киеме әзерләүгә индивидуаль заказ ясалса һәм бу товарны бары тик аны сатып алучы гына куллана алса, мондый товарны алмаштыру һәм кире кайтару РФ законының 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы 26 маддәсенә туры килми.
Ә менә зурлыгы буенча туры килмәгән профилактик оропедик аяк киеме «Кулланучылар хокукларын яклау турында 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының 25 маддәсе нигезендә, кулланучы кире кайтарырга яки алмаштырырга хокуклы.
Кулланучы тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны сатып алу көнен исәпкә алмаганда, 14 көн эчендә алмаштырырга хокуклы. Аяк киеме кулланылышта булмаган очракта, аның зурлыгы, фасоны, моделе, тулылыгы яки төсе буенча аңа туры килмәгән аяк киеме аның товар төре, куллану үзлекләре, фабрика ярлыклары, шулай ук сатылган аяк киеме белән бергә кулланучыга бирелгән товар чегы яки касса чегы сакланып калган.
Хокукларыгызны һәм законлы мәнфәгатьләрегезне яклауның барлык мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына тел. 71-43-03.
Яр Чаллы территориаль органының үсеш һәм координация бүлеге белгечләре сезгә сыйфатлы сатып алулар һәм нык сәламәтлек тели.