Имтихан чоры - организм өчен стресс, аны дөрес туклану режимы җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.
Укучының туклануы төрле булырга тиеш. Азык-төлекне аксымга бай: йомырка, эремчек, сыр, сөт ботка һәм тулы бөртекле икмәк. Көндезге һәм кичке аш вакытында тулы кыйммәтле витамин чыганаклары: сыер ите, бозау, куян, кош-корт ите, шулай ук балык булырга тиеш.
Ашау арасында дөрес продуктлар капкалап алу организмны витаминнарга баета.Мәсәәлән төрле чикләвекләр ашап кую файдалы. Эчтерхан чикләвеге, миндаль ми эшчәнлеген яхшырта. Фисташки хәтерне яхшырта. Фастфудлардан сакланырга тырыршыгыз. Калория күп булу сәбәпле аларны эшкәртү организмгабик авыр булачак. Җиләк-җимеш, яшелчә, кипкән җиләк- җимеш ашарга тырышыгыз. Күп күләмдә чиста су эчәргә тырышыгыз.
Суны ешрак эчкән балалар яхшырак тупланалар, яңа мәгълүматны җиңелрәк үзләштерәләр һәм баш авыртуыннан интекмиләр. Дәрес вакытында һәрвакыт өстәлдә бер шешә эчә торган су торсын. Шикәр күп булган, газлы эчемлекләрдән саклану яхшырак.
Роспотребнадзор көненә ким дигәндә дүрт тапкыр ашарга кирәклеген искәртә.
Мәснавиева М. Х. - Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты