Мамадышта яшәүче Нәсимә Фатыйховага 100 яшь тулды

2024 елның 12 апреле, җомга

Бүген Мамадышта яшәүче Нәсимә Фатыйховага 100 яшь тулды. Нәсимә ханым - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Бу күркәм юбилее белән аны бүген туган - тумача, күрше- күлән котладылар. Район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән бүләкне  һәм матур теләкләрне Мамадыш районы Советы Аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов тапшырды.

Йортта яңа кер юу машинасы пәйда булды, ә күкрәгендә "Фидакарь хезмәт өчен" медале . Шулай да Нәсимә Кәримовна зур игътибар һәм дулкынлану белән  район башлыгының шәхси теләкләрен кабул итте. Район кулланучылар җәмгыяте системасында алар бергә эшләгәннәр, Нәсимә апа бу елларны әле дә  яхшы хәтерли. Тагын бер кат юбилеегыз белән Сезне, Нәсимә ханым!!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International