Гражданнарга бруцеллезны профилактикалау буенча киңәшләр

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Роспотребнадзор бруцеллез - терлекләр һәм кайбер кыргый җәнлекләр, кешеләр арасында таралган йогышлы, хроник авыру булуы турында искә төшерә. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы системаларының зарарлануына китерә.

Сыерларда әлеге авыру зәгыйфь (үле) бозау тудыру белән характерлана. Карындагы яралгы 5-8 айлык вакытта төшә. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру терлекләрне бергә көткәндә, көтүне инфекция эләккән сулыклардан су эчерткәндә һәм башка кагыйдәләрне сакламау сәбәпле дә барлыкка килә. Инфекция этләр, кимерүчеләр һәм шулай ук авыру бозаулардан да йогарга  мөмкин. Шуңа күрә дә авыру бозавы төшкән  сыер турында шунда ук ветеринар белгечкә хәбәр итәргә һәм авыру терлекне башкалардан аерырга,  саклык чаралары күрергә кирәк.

Санитар кагыйдәләр сакланмаган очракта, инфекцияне кием, аяк киеме һәм башка предметлар аша фермаларга алып килергә яки киресенчә үз йортыңа алып кайтырга мөмкин.

Кешеләр бруцеллезны авыру терлекләр не караганда, зарарсызландырылмаган терлек ите кулланганда, аларны суйганда, тиресен эшкәрткәндә йоктырырга мөмкиннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International