Татарстанның мәдәни мирас объектларын фотога төшер һәм призлар ал

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәдәни мирас объектларын популярлаштыру максатларында Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган Татарстан мәдәни мирас объектларының иң яхшы фотосурәтләренә фотоконкурс оештырды.

Бу иҗади конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен  каникул көннәрендә  туган шәһәрегез, районыгыз урамнары буйлап йөреп кайтырга, туган төбәгездәге  архитектура һәйкәлләрен тарихи йортларныы, утарларны, театрларны, монументларны, күперләрне  һәм башкаларны фотога төшерергә кирәк.

 Конкурс кысаларында катнашучылардан фотография, шулай ук социаль челтәрләрдәге битләрдә бастырылган пост астындагы фотога кыскача аннотация таләп ителә. Конкурска йомгак 2025 елның 18 апрелендә ясалачак. Җиңүчеләр призлар алачак.

Репостлар өчен сылтамалар: «Вконтакте» да: https://vk.com/wall-173650063_1479 «Telegram»: https://t.me/OKN_Tatar/853

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International