Мамадыш районы делегациясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX съезды эшендә катнаша

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

            Бүген, 19 март, «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае уза. Монда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт СәмигуллинТатарстаннның районнарынннан  1500 дән артык мөфти чакырылган.  Шулай ук әлеге чарада Башкарма комитет җитәкчесе Рәшит Гарипов җитәкчелегендәге Мамадыш районы делегациясе дә катнаша. 

                 Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан мөфтиен һәм Татарстан баш казыен сайлау. Моннан тыш, катнашучылар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елдагы эшчәнлегенә йомгак ясаячаклар, казанышлар һәм киләчәккә планнар турында фикер алышачаклар.

              Кич белән "Казан Экспо " үзәгендә XIII Республика ифтары оештырылачак, анда 13 меңгә якын кеше чакырылган. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганың республиканың мөселман җәмәгатьчелеге өчен аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады һәм чараны барлык кунаклар өчен югары дәрәҗәдә оештыру, уңайлылык һәм иминлек тәэмин итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International