ТР Туризм буенча дәүләт комитеты Мамадышка кышкы ял һәм бәйрәм көннәрендә килергә тәкъдим итте

2023 елның 23 декабре, шимбә

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстанның яңа ел каникулларына барырга кирәк булган иң кызыклы районнарын атады. Кышын килүчеләрне республиканың төп туристлык үзәкләре - Мамадыш, Кукмара, Чистай, Менделеевск һәм башкалар кабул итәчәк.Унынчы февральдә Мамадышта SunnyФЕСТ традицион фестивале узачак, ул узган ел 10 меңнән артык тамашачыны җыйган иде.

 Мамадышка Яңа ел каникулларына килергә тагын берничә сәбәпне атап үтәргә була:

1. Ч. Диккенс әсәре мотивлары буенча «Раштуа тарихы» Раштуа спектакле. Рольләрне Мамадыш районында Ксения Римляныни храмы каршында эшләп  килүче  Татарстанда бердәнбер православие театрының яшь артистлары  башкарачак. Шулай ук бу храмда моңарчы  Италиядә сакланып Мамадышка кайткан Кодрәтләр кылучы изге Николайның ару тәне кисәкчеге дә саклана,  Грециядән кайтартылган  Спиридон Тримифунтский башмакларын да күрә аласыз.

Һәм тагын бик кызыклы яңа ел тамашалары, саф һавалы наратлар арасындагы чаңгы юлы,  тимераякта шуу урынннары көтә сезне Мамадышта.

Күңеллле Яңа ел бәйрәмнәре белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International