Мамадышта авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны дәвам итә. Бүген Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә 2023 елның соңгы ярминкәсе 23 декабрьдә узачак дип хәбәр итттеләр. Киләсе елда мамадышлыларны раштуа ярминкәсендә көтәчәкләр - ярминкә бәйрәм чаралары белән туры килә һәм 2024 елның 7 гыйнварында булачак.