Чаллылылар "Королевская охота"да иң яхшылар булды

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Чаллылылар - "Королевская охота" ("Король аучылыгы") узышы off-road җиңүчеләре һәм призерлары арасында. Яр Чалллышәһәреннән Борисов Руслан һәм Фәезов Тәбрис экипажы "Стандарт" номинациясендә җиңүче булды, Ә Түбән Кама һәм Яр Чаллының Сафин Алмаз һәм Тюшин Русланнан торган  кушма командасы  "Туризм" буенча икенче урынна алды.

Сынауларны узганда аю белән очрашу, "Ваня циклоны" һәм кышкы төнге урман азрак  авырлыклар тудырды.30 дан артык внедорожник катнашты бу ярышта.

Бу юлы ярышлар Мамадыш районында уздырыла һәм  квест  формасында узды. Ярышлар 2002 елда Казанның off-road клубы һәм аның җитәкчесе Константин Болдышев белән бергә башланган булган. Бу юлы чараны оештыруны Мамадыш районы администрациясе ярдәме белән «Агрегатка моторспорт» һәм  «Покатушка 4х4» клубыбелән берлектә уздырылды, шул ук вакытта барлык иң яхшы традицияләрне саклап та калды: бу - карталарны максималь куллану һәм GPS-координаталарның минималь саны белән төнге кышкы маҗара.

Күптән көтелгән ярышны аномаль салкыннар аркасында бер атнага күчерергә туры килде.  

Ярышлар шимбә көнне көндез традицион брифингтан башланды, анда ярышларның кагыйдәләре, баллар исәпләү системасы һәм куркынычсызлык нигезләре белән таныштырдылар. Шуннан соң катнашучылар төнге 10 сәгатьлек маҗарага урманга киттеләр. Ориентирлау ярдәмендә аларга оештыручылар яшергән 32 контроль пунктны табарга кирәк иде. Экипажлар карталар һәм GPS-Координаталар буенча ориентлашканнар, «фотолегенда» биреме кысаларында трассаның фотолар белән охшашлыгын эзләп, табышмакларны  уңышлы чишә алдылар. Урмандагы аюлар турында борчылулар  юкка гына булмаган! Бер җанвар чарада актив катнаша: аю костюмындагы аниматор кар кызы белән бергә бөтен ярышның бәйрәм кәефен билгели һәм катнашучыларга өстәмә биремнәр бирә.

Ярышлар бик күңелле булды. Оештыручылар ярышларны бик яхшы оештуын билгеләп уздыла. Мамадыш районны администрациясенең ярдәменең иң әһәмиятле фактор булуын билгеләп уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International