Мамадыш районы Уразбахтино авылыннан Хангараевлар гаиләсе быел 68 нче язларын бергә каршы алдылар.

2023 елның 5 мае, җомга

68 ел җылылык, мәхәббәт, шатлык, сабырлык, зирәклек... 68 ел гомуми максатлар, хыяллар, планнар кору... Хәбибрахман Хангәрәшй улы һәм Бибинур Шәрифулла кызы өчен гаилә тормышының бу еллары нәкъ шундый булып узды. Яшьләр колхозда эшли башлагач танышалар. Бик авыр еллар булды сугыш арты еллары, дип искә ала безнең тыл хезмәтчәннәре. Без һәрвакыт эштә идек, сугыштан соңгы елларның авыр тормышына зарланырга вакыт юк иде, ди Бибинур ханум. Алар 6 бала, ике ул һәм дүрт кыз үстерәләр. Уллары һәм бер кызы Мамадышта яши. Кече кызы әти-әнисе янында яши. Казанда һәм Мөслимдә тагын ике кызы бар. Безнең хезмәтчәннәребез үзләре артыннан зур һәм ныклы буынны - 10 онык һәм 11 оныкчык калдыралар. Гаилә башлыгы 90 еллыгын узган ел билгеләп үтсә, Бибинур апаның юбилеен быел каршы алырга әзерләнәләр.

Хәбибрахман абый әле дә үз машинасы белән йөри, Бибинур апа ике ел элек кенә үз умартасын калдырган, хәзер бөтен вакытын бакчада үткәрә һәм өй эшләре белән шөгыльләнә.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова ир белән хатын белән сөйләшкәндә, Җиңү көне һәм Халыкара гаилә көне алдыннан мондый гаиләләрне котлау аеруча күңелле һәм шатлыклы, дип билгеләп үтте. Район БашлыГЫ исеменнән Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. 68 ел элек никахлашу көнен искә алып, Хангәрәевләр юбилярлар китабына яңадан кул куйдылар, бер-берсенә матур гаилә тормышы өчен чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.

Хангәрәевлар яшь парлар өчен үзләренең бәхет рецепты белән уртаклаштылар: бер-берегезне ишетү, бергә эшләү, эшләрегезне һзм уйларыгызны уратк итеп килештерү.

Гаиләгез турында балаларыгызга һәм оныкларыгызга сөйләгез, диләр юиляраларыбыз. Алар нсәеле турында хәтта китап чыккан. Барлык мәгълүматны Хәбибрахман аганың абыйсы китап итеп туплап, үз нәселенең барлык әгъзалары өчен бастыра. Бу китап - матур гаиләнең һәрберсе өчен иң кадерлесе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International