«ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.
«ЭКОлидер» республика конкурсының максаты – әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген хуплау. Оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, белем бирү йортлары, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Конкурска материаллар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.
Йомгаклау 2022 елның IV кварталына планлаштырылган.
Белешмәләр өчен Телефон: 8(843)267-68-11.
Гаризалар кабул итү:
- оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар Anastasia.Merdyukova@tatar.ru;
- экологик белем бирү, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар Leysan.Sattarova1@tatar.ru; Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2118736.htm.