Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе язмышы

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

 Живоначальная Троица чиркәвенең язмышы хәзер район җитәкчелеге һәм халкын гына түгел, ә чит шәһәрләрдән килгән туристларны да кызыксындыра - Россия шәһәрләреннән килгән кунаклар Мамадышта чиркәүгә кайчан кереп булачагы  белән кызыксыналар. Конкрет дата юк - объект меценатлар акчасына төзелә, төзелешнең һәр этабы район башлыгы Анатолий Ивановның хәйриячеләр белән шәхси очрашулары нәтиҗәсе булып тора.

- Быел чаңнарны урнаштырып калырга өлгерергә кирәк. Бу эшне финанс яктан ярдәм итәргә әзер кешеләр дә бар. Кирәкле сумманы хисаплау бара, параллель рәвештә идән өчен гранитны сайлыйбыз. Икенче адым-икона урнаштыру урынын  төзү, - дип сөйли район башлыгы. Аның инициативасы белән элеккеге урынында дини объектны күтәрү мөмкинлеге булдырылды. Совет заманасында бу урынга төнге клуб төзелгән иде.

Мамадышлылар ярдәм итүчеләрнең исемнәрен кыңгырауларда күрә алачак. Мондый традиция XVII гасырдан бирле бар. Яңалыкның берсе-электрон чаң кагу.

- Безнең заманда яхшы чаң кагучы табу җиңел түгел, бу борынгы сәнгать, дип аңлатты безгә Ксения Римлянни храмы настоятеле Олег атакай.

 Район башлыгы белән әңгәмә вакытында без Мамадышта яшәүче Зәлифә Шәфигуллинаның мөрәҗәгатенә дә җавап таба алдык. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Живоначальная Троица чиркәве мисалында үзәк мәчетне яктырту мөмкинлеге белән кызыксынды. Анатолий Иванов бу карарны күптән кабул иттек, дип җавап бирде. Киләчәктә мөселман мәчете тәүлекнең төнге вакытында да яктылык сибеп  торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International