Яр Чаллыда ТИҮләрнең республика күчмә конференциясе узды. Чара ел саен Татарстан Республикасының төрле шәһәрләренә барып уздырыла, анда катнашучылар тәҗрибә уртаклаша һәм бер ел эчендә уңышка ирешкән активистларны бүләкли.
Конференциядә Мамадыш районыннан ТОС ның дүрт рәисе катнашты:
Мария Альманова - «Западный»ТИҮ
Гөлсинә Гәрәева - «Северный»ТИҮ
Татьяна Белоусова - «Нократ»ТИҮ
Светлана Нәбиуллина - «Үзәк»ТИҮ
Мондый чараларда катнашу хезмәттәшләребезнең алдынгы тәҗрибәсен үзләштерергә һәм урыннарда эшкә яңа нәтиҗәле практикалар кертергә мөмкинлек бирә.
Активистларыбыз белән горурланабыз!