Соколка мәктәбе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

        Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин коллективны, укучыларны һәм чыгарылыш укучыларын әлеге истәлекле дата белән котлады.

        Уку йорты тарихы 1934 елда бина төзелешеннән башлана, ә 1936 елның 1 сентябрендә мәктәп беренче тапкыр укучыларны кабул итә. Беренче директор Григорий Костин була. Ул елларда биредә 1500 бала - 4 параллельдә укыган. Ике меңенче еллар башында мәктәптә янгын чыга, ләкин ул яңадан аякка баса: иске бинага алмашка заманча яңа бина төзелә. Бүген мәктәптә 22 бала белем ала. Шуңа да карамастан, Соколка мәктәбе актив тормыш белән яшәвен дәвам итә. Район башлыгы мәктәпнең алга таба да яшәячәгенә ышаныч белдерде.

     Тантаналы чарада Соколка мәктәбен тәмамлап, барлык юнәлешләрдә дә эшләргә мөмкин дигән сүзләр яңгырады.

      Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кайчандыр нәкъ менә шушы мәктәптә хезмәт юлын башлаган. Соколка мәктәбен юбилее белән котлыйбыз! Алга таба үсүен, талантлы укучылар һәм традицияләргә тугрылыклы булып калуларын телибез! 🎉🏫

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International