Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшмәкәрлек субъектларына эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук законнарга үзгәрешләр кертү буенча мәгълүмат бирү максатыннан түбәндәгеләрне хәбәр итә.
«Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10 март, 336 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (алга таба-336 номерлы карар – нигезендә 2022 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда тикшерүләрне үткәрүгә чикләүләр билгеләнде, аларны оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында»2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салына.
336 номерлы карар нигезендә планнан тыш контроль чаралар бары тик прокуратура органнары белән гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерүгә турыдан-туры янаганда, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерү фактлары буенча килештерелгән очракта гына үткәрелә. Административ хокук бозу турында эш кузгатуга вәкаләтле Контроль (күзәтчелек) органының вазыйфаи заты, законнарда билгеләнгән очракларда, административ хокук бозу составына 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 90 статьясындагы 2 өлешенең 3 пунктында каралган очракта гына, мәҗбүри таләпләрне бозган очракта, административ хокук бозу турында эш кузгатырга хокуклы.
Шулай ук Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында «Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пунктының үз көчен югалтуын тану һәм төбәктә спиртлы эчемлекләр сату вакыты буенча өстәмә чикләүләрне юкка чыгару турында» 21.03.2002 ел, №9-ТРЗ закон кабул ителде. Хәзер Татарстанда алкогольле һәм спиртлы продукция сату 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр рөхсәт ителә. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Республикада спиртлы эчемлекләрне 10:00 дән 22:00 гә кадәр сатып алырга була иде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кече һәм урта бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча ил һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган чаралар, беренче чиратта, намуслы хуҗалык итүче субъектларга җибәрелде.
Бу турыда тулырак русча вариантта таныша аласыз.