Мамадышта максатлары мәктәп укучыларын, студентларны, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү булган җәмәгать оешмалары вәкилләре белән актив яшьләр очрашуы оештырылды. Сүз уңаенда, бу юнәлештә эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк дигән фикер кабат- кабат яңгырады, спикерлар чыгышларының да төп тезисы булды ул. Чын патриот нинди булырга тиеш дигән сорауга анык кына җавап биреп булмый: кеше аны үзенең эше белән күрсәтә. Ватанга булган мәхәббәтнең изге гамәлләрендә күренергә тиешлеге турында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева сөйләде. Мәсәлән, волонтерлар эшен алып карыйк - - бүгенге көндә яшьләрдә бер-береңә ярдәм итү, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек тәрбияләүнең иң гади һәм бер үк вакытта иң яхшы ысулы. Волонтерларның ярдәме зур масштаблы эшләр башкарганда әйтеп бетергесез зур. Алар да үзләренең кирәкле булуларны аңлап, тагында тырышыбрак эшлиләр.
Мамадыш өчен патриотизм темасы яшьләр турында сөйләшүләрдә һәрвакыт өстенлекле темаларның берсе булды. Хәзер бу хакта ешрак һәм күбрәк сөйләргә кирәктер . Ә бүгенге чыгыш ясаучыларның стратегиясен дәвам итсәк, сөйләргә түгел, ә шәхси мисалларда тәрбияләргә кирәк.