Халыкны орлык бәрәңгесе белән тәэмин итәргә - җитәкчеләр алдына Район башлыгы Анатолий Иванов шундый бурыч куйды.

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчеләр алдына халыкны орлык бәрәңгесе белән тәэмин итү  бурычын куйды.

Иң беренчеләрдән булып бу эшне  Шәдче авыл җирлегендә башлап җибәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков Кукмара районыннан 5 тоннадан артык утырту өчен бәрәңге алып кайтты. Килограммын 17 сумга сатканнар-үз бакчаларында уңышны арттырырга теләүчеләр аны кибеткә килеп алганнар, ә килә алмаучыларның өе кырыена кадәр алып килеп бирүне оештырган җирле җитәкче.

- Бәрәңгене яңарту- арзан түгел. Күп кенә тәэмин итүчеләр аззаказлар белән эшләми. Күпләп сатып алу товарның бәясен, транспорт чыгымнарын киметә. Сүз уңаенда, авылдашларының кайберләре шунда ук бәрәңгенең товар кыяфәтен һәм башка характеристикаларын бәяләделәр, тагын  алып кайтуны сорадылар, - дип сөйли Валерий Шрыков.

Исегезгә төшерәбез, Анатолий Иванов җирле җитәкчеләрне мамадышлыларның кош-корт, бәрәңге белән тәэмин итү турындагы  сорауларын оператив рәвештә канәгатьләндерергә, түләүсез нигездә яшелчә үстерү өчен участоклар бүлеп бирергә кушты.

- Анатолий Петрович-белемле хуҗа, хәлне тиз бәяләде һәм дөрес йөкләмәләр бирде. Иң булдыклы кешеләр инде печән өчен калдырган җирләрдә бәрәңге үстерергә булганнар. Артып калганны ярминкәдә сатырга мөмкин булачак, шуңа күрә сату мәсьәләсе беркемне дә куркытмый, - дип өстәде Валерий Шрыков.

Бәрәңге артыннан Дүсмәт, Олыяз, Келәүш авыл җирлекләре башлыклары да  китте .

Башка районнар да мамадышлыларның  алга карап эш йөртүләрен бәяләделәр, район башлыгының инициативасын үзләрендә куллану турында уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International