24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

2022 елның 22 марты, сишәмбе

 

 

24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

Туберкулезга каршы көрәш көне символы - сәламәт сулыш символы буларак, ак ромашка.

Туберкулез - инфекцион авыру. Инфекцион авыру дип йогышлы чирне эйтәләр. Чир авыру кешедән яки авыру хайваннан таза кешегә йогарга мөмкин.

Бүгенге көндә үпкә чире шактый киң таралгап. Аның белән 18дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый. Ел саен жир шарында 10 млн кеше бу чир белән авырый башлап исәпкә алына һәм бу авырудан 1,4 млн кешенең гомере өзелә.

Үпкә чире тормышы һәм көнкүреше начар илләрдә киң таралган. Эшсезлек, хәерчелек, авыр хезмәт h.6. туберкулез авыруы таралуның төп шартлары булып тора.

1991 елга кадәр безнең илдә елдан ел туберкулез белән авыру кими барды, чөнки планлы рәвештә туберкулезга каршы балалар һәм олылар арасында махсус чаралар үткәрелде. Халыкның яшәү һәм культура дәрәҗәсе дә бер чама иде. Соңгы еллардагы социаль һәм экономик үзгәрешләр һәм шуның нәтижәсе буларак үпкә авыруының да үсүенә китерде

Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру ни кадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шул кадәр тизрәк һәм уңышлырак. Халык бу авыру турында белергә тиеш. Шул вакытта гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка күренергә ашыгачак.

 

 

Медицинаның төп юнәлеше - чирне вакытында кисәтү. Әгәр кеше үпкә чиренең нәрсә икәнен, аның ничек таралуын белсә, ул бу авырудан саклану ысулларын да беләчәк.

Туберкулез микроблары, авыру кешедән таза кешегә күп очракта (85—95%) тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш. Калган очракта микобактерияләр азык аша да керергә мөмкин. Башкача да була. Мәсәлән, авыру кеше какрыгын идәнгә яки җиргә төкерсә, какрык кибә, тузан белән һавага күтәрелеп әйбергә, диварга, мебельгә кунып,шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше суласа — аның авыру ихтималы арта. Менә шуңа күрә авыруның һәм аның гаиләсенең шәхси гигиена тәртипләрен саклавы, өен чиста тотуы бик мөһим. Гаилдә ачык формадагы туберкулез авыруы булганда бигрәк тә балаларны сакларга кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә туберкулез авыруының таралуында карт кешеләрнең дә өлеше бар. Ләкин халык арасында туберкулез белән күбрәк яшьләр авырый дигән ялгыш караш яшәп килә. Карт кешенең йөткерүен дә, гадәттә, бронхиттандыр дип уйлыйлар. Нәкъ менә карт кешеләрдә туберкулез авыруы акрын гына, озаклап бара.

Бүгенге көндә туберкулезның хроник формалары да байтак. Аларның микроблары препаратлар тәэсиренә инде күптән ияләшкән, дару тәэсир итми торган форматаәйләнгән була. Шундый кешедән туберкулез йоктырган очракта дәвалау кыенлаша, хәтта бу яңа чирләгән авыруны тулысынча терелтеп тә булмый.

Шуны да әйтергә кирәк, үз гомерендә үпкә авырулы башка берәү белән очрашмый калган кеше юктыр. Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше авырмый.иСак булыгыз, чиргә бирешмәгез, ел саен вакытында тикшеренергә иренмәгез.

Балаларда туберкулез организмда бармы юкмы икәнлеген Манту ясап беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International