2022 елның 4 марты 18 сәгатьтән 6 март 10 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2022 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә томан (Казанда да), күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран (Казанда да), төнлә һәм көндез юлларда бозлавык көтелә, иртән һәм көндез секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил (Казанда да), көчле, юеш кар, кар көртләре барлыкка килүе мөмкин.
2022 елның 6 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил саклана, урыны белән 17-22 м/с, буран.