2022 елның 25 февралендә Мамадыш муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисади үсеше буенча йомгаклау киңәшмәсе узды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022 елның 25 февралендә Мамадыш муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисади үсешенә  йомгак ясалды. Депутатлар Мамадыш муниципаль районы башлыгы А. П. Иванов тарафыннан тәкъдим  ителгән 2021 нче елда Мамадыш муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2022 нче елга бурычлары турындагы хисабын тыңлап фикер алыштылыр.  Мамадыш муниципаль районы Башлыгының, Советының һәм Башкарма комитетының 2021 елдагы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип тану турында карар кабул ителде. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты.

Районда халык белән үзара хезмәттәшлек турында Район башлыгы урынбасары Р. Самигуллин чыгыш ясады. Ул авылларны үстерү буенча илкүләм проектлар турында сөйләде, авылларга ярдәм күрсәтүче депутатларга һәм якташларга рәхмәтен белдерде. Утырыш авыл хуҗалыгы  алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды. Бу турыда тулырак русча вариантта таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International