Бүген Мамадыш районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгыларын хөрмәтләү слеты булды. Чарада район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, депутат М.Галиев ,оешмалар һәм предприятияләр башлыклары, әлбәттә, авыл хуҗалыгының барлык тармакларында эшләүчеләр катнашты.
Мамадыш фермерларына эшләре һәм эшкә карата намуслы булулары өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтелде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.
Алдынгыларны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады. Марат Готович төбәкнең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тирән рәхмәтен җиткерде.