Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2022 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда 15 метрга кадәр); юлларда бозлавык, урыны белән көчле кар көртләре көтелә, төнлә һәм иртән күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран булачак.