Мамадышта Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруның 33 еллыгы уңаеннан һәйкәлгә чәчәкләр куелды

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Бу истәлекле көндә дә, гомумән, һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә әфган җирендә ятып калган егетләребезне, тыныч көннәрдә сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне искә алабыз. Якташларыбызның батырлыклары да, 9 ел да 51 көн дәвам иткән әфган сугышы да онытылмас.

33 ел элек, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләре Әфганстан Республикасыннан чыгарылдылар. 14 меңнән артык солдат һәм офицер өйләренә әйләнеп кайтмаган. Мамадыш районыннан Әфган территориясендә 10 егет һәлак булган. Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару уңаеннан Мамадыш үзәгендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, администрация, хәрби комиссариат вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашында чәчәкләр куелды.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Митингтан соң "Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә" һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International