Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң рәхмәтле халык дип табылды

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Бу хакта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Минем балачак – сугыш» бөтенроссия акциясенең еллык йомгаклау чарасы барышында игълан ителде. Акция кысаларында волонтерлар балачаклары сугыш елларына туры килгән гражданнарга ярдәм күрсәттеләр, аларның видео истәлекләрен яздырдылар, ветераннар белән меңләгән очрашулар уздырдылар.

Акция 2020 елда старт алды һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе А. Вайно тарафыннан расланган Хәтер һәм дан елының төп чаралары планына кертелде. Акция геройлары – 3 меңнән артык сугыш баласы. Еллык йомгаклау чарасы 4 меңнән артык тамашачыны җыйды (трансляциягә сылтама: https://youtu.be/mYUEgjNttJM).

«2021 елда сугыш чоры балаларының хатирәләрен видеоархив белән тулыландыруда Россиянең 54 төбәгендә яшәүчеләр катнашты. Идел буе федераль округында яшәүчеләр сугыш балаларына багышланган волонтерлар тарафыннан оештырылган иҗади эшләр саны буенча лидерлар рәтендә», – дип билгеләп үтте акциянең оештыру комитеты җитәкчесе, территориаль үсеш һәм җирле үзидарә буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палата комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Леонид Шафиров.

Онлайн-чара барышында сугыш чоры балаларының истәлекләрендә, сугыш чоры балаларының әдәбиятта һәм сәнгатьтә язмышларын чагылдыру, сугыш чоры балалары категориясенә караган күренекле мәдәният эшлеклеләренә багышланган интеллектуаль олимпиада үткәрелде.

 

Трансляцияләрне алып баручылар Эдуард Блохин һәм Лариса Луценко тамашачылар игътибарын әлеге акцияне тормышка ашыруга күп кенә музейлар, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, газеталар редакцияләре кушылуга юнәлтте. Волонтерларга ветераннар советы, региональ һәм муниципаль Иҗтимагый палаталар актив ярдәм итә.

Чараны тәмамлап, Эдуард Блохин һәм Лариса Луценко "Әйдәгез, бергәләп илебез, геройларыбыз, дәһшәтле еллар турында истәлекләрне саклап калырга омтылыйк", - дип, барлык тамашачыларны «Минем балачак-сугыш» акциясендә катнашырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International